Шигырьләр



«Бала чакны безнең әйтмә инде...»

Бала чакны безнең әйтмә инде,
Тау шуганбыз җәфа өстеннән.
«Үсмәсләр», дип әти, сабыры бетеп,
Чәчебездән тартып үстергән.
Хәзер безнең әрсез йөрәкләрдә
Чәчрәп тора зәһәр үткерлек;
Усал аталарның күбесен без дә
Мыегыннан тартып чүктердек.

Безнең юлга цемент коелмаган,
Дәрьяларга күпер салмаган;
Үзебез үк ясап күчәрен дә
Кигезәбез бүген арбага.
Без төзибез тормыш өр-яңасын,
Кыенлыклар белән көрәшеп;
Үз көнебезне үзебез тудырабыз,
Үзебезчә кабызып кояшын.
1928

«Илгә кергәч Йоган...»
Илгә кергәч Йоган, чик калмады
Халыктагы үчкә, ачуга.
Кояш сүнсә, бәлки, бу кадәрле
Булмас иде җирдә фаҗига.

Тар-мар итеп коллык, караңгылык
Саклап яткан дошман оясын,
Каны белән халык саклап калды
Кешелекнең якты кояшын.


«Мещанка»

Доклад бетте.
Залда беркемнең дә
Кузгалырга көче җитмәде,
Кан сибелде сизгер йөрәкләргә,
Күз аллары кинәт томанланды,
Ачынып, әрнеп күңел сыкрады.
Тагын...
Урамнарны көнчыгышта
Эшче каны белән юганнар.
Хатыннарны хурлап таптаганнар
Нәни балаларны буганнар.
Тагын...
Ирек, икмәк сораганга,
Төрмәләргә эшче куылган

Авыр тойгы белән бар да, бар да
Төенләнеп калды күңелдә.
Доклад бетте,
Ләкин киң зал эче
Озак калды үле тынлыкта.
Нәкъ шул вакыт студентка Рауза
Сикреп чыгып басты бушлыкка.
Еш-еш ала сулуын,
Йөзләренә
Кан йөгергән кызып ярсудан.
Өзеп карый тулы күз алмасы
Ерткычларга туган ачудан.

— Җитәр!—
Диде көчле тавышы белән
Зал яңратып батыр кычкырды —
— Җитәр, козгыннарга, еланнарга
Аш итәргә хаклы эшчене!..
Дуслар, минем теләк:
«Шушында ук,
Хәл җиткәнчә җыеп һәркемнән,
Кытай эшчеләре файдасына
Акча салыйк эшче Кантонга».

Рауза — завод күрке,
Эш кырында
Чәчәк аткан аның йөрәге.
Ә мин — юләр,
Сине үткән көнне
Ал бизәкле күлмәк кигән өчен
«Мещанка» дип көлеп йөдәдем.

Авыр булды,
Кинәт колакларым
Кызарганны сиздем үземдә;
Керфегемне түбән салындырдым,
Очрамас өчен күзенә.

Эшче Кантон каный...
Аны эшчән
Яшь Раузалар ямар, юарлар...
Эшче Кантон әрни...
Аның бурычын
Сафта торып алар түләрләр.
Эшче Кантон яңа көчләр көтә,
Ул көтүне Рауза ишетте.

Ә мин шул Раузага оялмыйча,
(Ал чәчәкле күлмәк кигән өчен)
«Мещанка» дип һаман үчектем.
Тупас шелтәм, шиксез, йөрәгендә
Төер булып озак калгандыр.
Нәрсә белән юыйм, әйтче, Рауза,
Үлчәүсез тел әйткән ялганны?!.

— «Егет... диде,
я, син ничә тиенгә?»—
Килеп җитеп минем каршыма,
Күзләремә карая елмайды да
Шаянланып тартты чәчемнән.
— Яз, өч сумга!.. —.
дидем, ул шатланып,
Минем кулны алып кысты да;
— Яшә!.. —диде,
Ә мин, газапланып,
Күз ташладым күлмәк өстенә.
— Син мещанка түгел...
Кичер мине...
Ул кычкырып көлде кинәттән:
— Ал күлмәктәмени мещанкалык,
Шат йөрәктә көрәш дәрте янса,
Эш уйнаса талмас беләктә?!
1927

«Уткәндә кичергән...»

Уткәндә кичергән
Кайгылар, газаплар
Барсы да онтыла,
Барсы да җуела.

Төн үтеп, күңелле
Көн тугач, азактан
Берсе дә булмаган
Шикелле тоела.

Аһ, ләкин онтылмый
Гомергә, гомергә
Электә татыган
Шатлыклар, рәхәтләр —

Яндырып йөрәкне,
Саклана күңелдә
Кадерле минутлар,
Бәхетле сәгатьләр.
1942, сентябрь

Авыру сызмалар

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,
Мин суыктан, беттән, ачлыктан
Үләрмендер шулай, мич башында
Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында
Батырларча сугышып үләргә,
Юк, булмады, сукыр лампа төсле,
Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә,
Күп эшләргә булган өмитләр,
Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!» — дип,
Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым,
Күпмени соң әле яшәдем?!
Хәзергедән бик күп файдалырак
Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан
Мондый көчле, мондый әрнешле
Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне,
Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең
Шундый көчле яна алганын.
Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны
Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле,
Халкың өчен булса үлемең?
Күтәрәлмим, дуслар, мин хурлыгын
Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрәк тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчең!
1942, сентябрь

Авырудан соң

Авыру үтте. Башны айлар буе
Чолгап торган томан сүтелде.
Маңгайда тир... гүя җәйге таңның
Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты,
Шатлык аңкый һәрбер сулышта.
Шундый сәер миңа, беренче кат
Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең
Шат сурәте булып каршымда
Басып тора көләч больниц кызы,
Мамык кулы минем башымда.
1943, октябрь
Аерылу

Читен дә соң артык һичбер вакыт
Күрешмәсне сизеп аерылу;
Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә
Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән
Багланганда керсез күңелләр,
Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен
Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле
Аера сине якын дусыңнан.
Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше
Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,
Күпме иде сөйгән иптәшем,
Калдым ялгыз саклап яңагымда
Һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!
1942, октябрь
Алман илендә

Синме соң бу — бөек Маркс иле
Һәм давыллы Шиллер ватаны?
Тоткын итеп сиңа китерде дә,
«Кол» дип мнне немец атады.

Әйт син миңа: утлы, «Рот-фронт»лы
Көннәреңне кая югалттың?
Нигә мине — Клара әбисенең
Сөйгән улын — кыйнап елаттың?

Шулай дипме сине белә идем,
Гете белән шашкан чагымда?
Бетховенның кыю симфониясе
Ник яңрамый мәрмәр залыңда?

Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына
Хуҗаң тимер богау кигезде.
Карл белән Роза каны тамган
Төрмәләрнең бозын имезде.

Мин күрмәдем синдә кояш нурын,
Баскан аны канлы тузаның.
Тик таныдым батыр Тельман яткан
Подвалларның авыр йозагын.

Шулай укмы Карл Либкнехтны
Һәм Розаны буып үтергән
Бурзайларың бер көн алып чыгып
Ыргытырлар мине күпердән?

Кая соң сез, Гейне һәм Марксны
Тыңлап үскән мәгърур егетләр,
Алар бакчасында үскән гөлләр,
Вильгельм Телль, Энгель[с] кебекләр?

Арагызда кем бар — Цеткин улы,
Тельман егетләре кайсыгыз?
Ишетегез корыч ирек тавышын,
Төрмәләрне безнең ачыгыз!

Саф-саф булып тагын 19 нчы
Елгы төсле җырлап килегез.
Һәм күтәреп өскә уң йодрыкны,
«Рот-фронт» дип җавап бирегез.

Борыгыз муйнын комсыз крчыганың,
Кояш чыксын Алман җиренә.
Күтәрелсен Тельман трибунага,
Маркс, Гейне кайтсын иленә.

Арагызда кем бар — Цеткин улы,
Тельман егетләре кайсыгыз?
Ишетегез бөек хаклык сүзен,
Төрмәләрне безнең ачыгыз!
1943, декабрь

Ана бәйрәме

— Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага.
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып күгәрчен
Кайтып керде ана йортына.
— Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,
Салма мине сагыш утына.
Сөйлә дөресен, кая зур улым?
Дөньядамы бәгърем, күз нурым?
— Кайгы сиңа, ана, Кырымда
Улың үлде сугыш кырында.
Катып калды ана, дәшмәде,
Ярсып чыкты кайнар яшьләре.
Кайгысыннан өлкән улының
Көмеш төсле булды чәчләре.

— Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,
Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым.
Уртанчысы, бәлки, исәндер,
Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә
Нидер әйткән төсле кылынды.
— Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә
Күрмәдеңме минем улымны?

— Кайгы сиңа, ана, уртанчы
Улың үлде сугыш кырында.
Соңгы йөрәк тибеше тынганчы
Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана таеп һушыннан,
Парчаланган йөрәк түзмәде.
Елый-елый улы сагышыннан
Сукырайды аның күзләре,

—Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым шомлы далага,
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,
Бер өмитем калды тормышта:
Күрмәсәм дә бергә өчесен,
Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен,
Җил дә тынган, йоклый, күрәсең.
Тик яңратып урман буйларын,
Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды —
Җир тетрәткән тояк тавышына.
Тәрәзәгә килеп таянды,
Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың
Бер ат килә, ярсый йөрәге.
Ат өстендә улы ананың,
Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы,
Кулларында җиңү байрагы.
Каршы ала котлап батырны,
Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен
Күңеле белән сизеп таныды.
—Балам! - диеп, елап, ул аның
Күкрәгенә килеп сарылды.

— Кайттыңмы, улым, алтыным!
Куанычым минем, актыгым!
Карт ананың көмеш чәченә
Алтын яше тама батырның.

— Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың— синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта
Җиңү юлын сызып үлделәр.
Гомерләрен соңгы сулышта
Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта
Абыйларның батыр гәүдәсен,
Алып кайттым данлы байракта
Каннарының алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны,
Күзен сөртте - күзе ачылды.
Каршысында тора гайрәтле,
Киң күкрәкле батыр лачыны.

—Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Сез килегез якын дус итеп,
Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,
Мин өч лачын илгә үстердем.
Батыр көрәш җырын өйрәтеп
Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады,
Кешнәп йөри кырда атлары,
Мин аларга бирдем канымны,
Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,
Җиңү таңын җиргә кабызып,
Алып кайтты илгә ул таңны,
Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы,
Куандырды анай карчыгын.
Һич үлмәгән төсле улларым,
Өем тулы кызлар, егетләр,
Туя алмыйм тыңлап җырларын,
Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам.
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә
Өч батырның туган анасы.
1943, сентябрь

Аяксыз

Кайттым сиңа, дускай, тик аяксыз,
Кил, каушама! Көлеп каршыла!
Дошман өзде минем аягымны
Тез чүкмәгән өчен каршына.

Екты да ул мине мина белән:
«Чүктердем бит!» — диеп шатланды.
Курыкты үзе күреп, аяксыз да
Минем үрә торып басканны!

Җир ярсыды күреп минем канны,
Тал-тирәкләр, елап, баш орды.
Анам кебек, мине туган җирем
Үзе тотып кулдан бастырды.

Яралы да унбиш укчы белән
Чарпышырлык көчле бүген без.
Белсен дошман: кулсыз-аяксыз да
Тез чүгәчәк кеше түгел без.

Бер аякка түгел, йөз аякка
Бер карышын да бирмәм җиремнең.
Илне бирсәм, исән аяк белән
Нинди җиргә басып йөрермен!

Кайттым, дускай, сиңа! Аяксыз дип,
Каршы алма мине көрсенеп,
Намус бөтен, йөрәк керсез кайтты,
Шул түгелме иң чын кешелек?!
1943, октябрь
Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай.
Бала йокысы

Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек!

Күкрәген тутырып
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.

Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.

Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!

Бадианмы, нәркисме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Иң сөйгән курчагы.

«Шылт» иткән тааыш юк,
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.

Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез!

Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.

Күрегез, никадәр
Кадерле баланың
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!
1943, 11 декабрь
Балыкчылар

Яр башына батыр балыкчылар,
Чатыр корып, учак яктылар.
Акты кырга акбүз чатырлардан
Дәртле җыр һәм шаян чаткылар.

Учак ачты төннең сәхнә итеп
Ярга элгән кара пәрдәсен.
Чагылдырды ярда биеп йөргән
Яшь егетнең зифа гәүдәсен.

Биючене котлап алкышлады
Күл буена үскән камышлар,
Төнбоеклар, таллар... балыкчыга
Бар да якын, бар да танышлар.

Бу егетләр бүген Байкал күлдән
Алтмы ш тонна балык тарттылар.
Кайттылар да аннан,
бәйрәм итеп,
Яр буена учак яктылар.

Җебемәгән дәртле йөрәкләре
Көне буе туңып, чыланып.
Армаса да егет армый икән
Алтмыш тонна балык чыгарып.

Тик бер егет... ярты айга карап
Утырган да Байкал ярына,
Уйга талган. Аның назлы күңеле
Ерактагы ярын сагына.

Тонна-тонна көмеш балыкларны
Җиңел тарта аның җилкәсе.
Тик иртә дә, кич тә йокы алмый,
Сагындыра сөйгән иркәсе.

Алтмыш тонна балык ул кадәрле
Авыр тоелмады беләккә,
Йөз тоннадан авыр сагыш хисе
Ялкынланып сөйгән йөрәккә.
Батрак ана

— «Үгез төсле уллар үстердең,
Үзең һаман кеше эшендә.
Каенана булып утырыр идең,
Ефәк булыр иде өстеңдә!..
Коммун улларыңнан игелек нәрсә,
Качып бетте бар да,
«Укыйм», дип!
Коммун кем ул,
Ни намазын тотмый,
Ни чиркәүгә барып чукынмый».
Картлар килеп шулай сөйләнәләр,
Ансыз нечкә күңелен яралап.
Карчыклар да янып тиргәнәләр,
Ялгыз калган көнен сагалап.

Бишле лампа ягып мич алдында,
Батрак ана бүген йон эрли.
Ерактагы коммун улларына
Җылы бияләйләр әзерли.
Берсе язган:
— «Әнкәй,
Бу ел уку
Бик озакка барыр, ахрысы,
Җәен лагерь:
Инде шуңа күрә
Кайтып булмас өйгә җәренсез...»

Ана күңеле йомшак,
Ана күңеле
Аяз көнге яңгыр шикелле.
Әле дә менә сирәк керфегеннән
Йөзенә эссе яшьләр сикерде.

Бишле лампа кайчак сәке буйлап
Түргә ташлый тонык шәүләсен.
Анда мүкле калын стенада
Басып тора Ленин гәүдәсе.
Батрак ана, улын сагынганда,
Карап куя шушы сурәткә.
Хәтерендә:
Аны элгән чакта
Ярсып әйтте улы йөрәктән:
— «Әнкәй, бу — Ленин бу!
Барыбызга да
Юл күрсәткән Ленин бабай бу!
Син сакла аны, яме?
Ә мин инде
Менә шушы Ленин сабакларын
Укырга, дип иртән барамын...»

Күрше карчык, йонга кергән саен,
Шул сурәткә карап кадалды:
«Ал, дим, Гайни, ал, дим,
Гөнаһсы зур.
Ничек гарьләнмисең, кара әле!»
Батрак ана алмый,
Сагынганда,
Һаман карый аның йөзенә:
Тирән акыл — уйчан маңгаенда,
Эшчән ялкын зирәк күзендә.

Бишле лампа тагын стенага
Саргылт телен сузып күрсәтте.
Ана тагын аңа карап куйды,
Бер көрсенеп эчен бушатты:
— «Коммун, диләр.
Улың коммун, диеп
Ашыйлар бит колак итемне!..
Үлсәң, җеназаңны укымам, дип
Мулласы да кичә төртенде.
Пычагыммы тагын,
Тамагым тук,
Эшләп күрәм үзем көнемне.
Батрак өчен һаман янып көйгән
Шул коммунның үзе түгелме!
— Хурлык,— диләр,
Нигә хурланыйм мин!
Җефәк япмаса да өстемне,
Ленин сабакларын укып йөрер
Хөрмә кебек уллар үстердем...»

1928

Батырлык турында

Беләм, егет, синең җырыңда
Күп илеңә сөю, якынлык.
Тик әйт: авыр сугыш юлында
Син күрсәттең нинди батырлык?

Син бастыңмы сафка, кыенлык,
Кайгы йөген илең тартканда?
Кыенлыкта күренә кыюлык,
Ил батырны сыный батканда,

Ирлек сорый көрәш егеттән,
Ирешер өчен бөек өмиткә.
Ирек китәр, качсаң ирлектән,
Ирлек белән иреш иреккә.

Коткарырмы ялыну, елаулар,
Тоткын итсә дошман йөрәкне?
Буа алмас ләкин богаулар
Кылыч йөртә белгән беләкне!

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә,
Түбәнлектә, тарлык, кимлектә?
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.

Ил онытмас, бирсәң каныңны
Ватан өчен изге көрәшкә.
Хаин каны тама чиләккә,
Батыр кан тама йөрәккә.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

1943, декабрь

Бәла

— Мим яратам бер хатынны,
Матурларның матуры.
Тик шунсы бар: ул матурым
Үзе бер ир хатыны.

— Гаҗәп түгел ансы, тик әйт:
Ул ирен яратамы?
Яратмаса, кыен түгел
Төзәтү бу хатаны.

— Ул яратмый бер дә ирен,
Җене белән бер күрә.
Утырып-утырып бу иренә
Чыкканына үкенә.

— Ә алайса ул иреннән
Аерылсын, әйт син аңа.
Гөрләтеп бер туй итәрсез,
Кояш чыгар сиңа да.

— Аһ, туганкай, рәхмәт сиңа,
Алтын синең бу сүзең,
Ләкин бетен бәла шунда,
Аның ире –
мин үзем.

1943, сентябрь

Бәхет

Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,
Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,
Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,
Кулымны уртага, дошманга салсам,
Бөтен куәт белән шунда сугышсам,
Җиңелми мин һаман да алга барсам;
Менә шунда берәр пуля очса-килсә,
Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,
Үлем кулы килеп басса — егылсам,
Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —
Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.
Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!

Октябрь, 1919.

Безнең авыл

Безнең авыл —
көздә корыган каен төсле,
Яз керде дә — өр-яңадан яфрак ярды.
Сука картның кабере өстендә сабан үсеп,
Үгезләргә тракторлар алмашынды.
Безнең авыл —
элек, елак бала кебек,
Чытык йөзен җәен-көзен үзгәртмәсә,
Хәзер урам башыннан ук күзгә көлеп,
Күкрәк кага күкрәп торган клуб аша.
Безнең авыл —
Иң караңгы саңгырау авыл,
Гомере үткән ябык, сукыр хәят белән;
Бүген инде нәүбәтендә тавыш алып
Чимберлингә егетләрчә җавап бирә.

Елау бетте.
Авыл инде көләр генә.
Яда туйда кояш — кода,
җир — кодача. Шаярма
Ул тиздән менә «урагы»на
Канат куеп болытка да ярыш ачар.
Мәдәни ул безнең авыл;
— Өйләремдә
Фән нигезендә тукылыр, ди, чабата да.
Шуның өчен гарәбнең дә искелеген
Үз итә алмый, «Яңалиф»тән сабак ала.

Авылыбызның язын котлап уңыш бирде
Бу ел иген кыры, печән җәйләве дә.
«Ахирәтлек» газабыннан котылды да
Чыкты авыл чын яшәүнең бәйрәменә.

Яшә, авыл!
Яшәр өчен яшьнәп туган
Яшь тамырда тибелеп аккан кан талырмы?

Юләр картлар ышанмыйлар яшәртүгә,
Менә без үк яшәрттек бит карт авылны!..

1927

Белмәдем

Карашларың ут икән,
Җирдә тиңең юк икән,
Гыйшкың агу, ук икән,
Сизмәдем...
Сизмәдем.
Мин каршыңда чүп икән,
Чүпкә шәфкать юк икән,
Бер сүзең дә күп икән,
Белмәдем,
Белмәдем...

1923

Сагыну

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!

Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.

Җилбер, җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Бик күңелле булыр,
Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң, сагынып көткәндә.



Үлчәнер

Солдатка, дип элек каралганда
Үлчәделәр минем гәүдәмне,
Авырлыгым, ахры, кирәк булды
Калынайтыр өчен байларны.

Еллар үтте,
Көрәш үлчәвендә
Тагын бер кат килеп үлчәндек.
Солдат авырлыгы дөрес басып,
Байлар ягын күккә күтәрде.

Ерак дустым!
Кимә шинелеңне!..
Погонлы ул,
Сиңа килешми.
Безнең кебек көрәш «киявенә»
Ал йолдызлы шлем килешле.
Сагынам сине, корыч ныклык белән
Ярсып типкән чакта йөрәгең.
Саклан, ләкин
Дусларыңа ялгыш
Төзәлмәсен мылтык күбәгең.
Байларыгыз усал,
Еткыч күзле,
Без бергәләп үчне алырбыз.

Аң булыгыз.
Менә сезне бүген
Совет ядрәсенә каршы куеп,
Яшеренмәкче була баегыз.

Комсомолка Биби мылтык төзи
Синең дошманыңның күзенә.
Ничек каршы торып шул күбәккә,
Мылтык төзәшерсең үзеңә?

Потлап-потлап кеше гәүдәләрен
Үлчиләр дә кояш батышында,
Ядрә белән бергә озаталар
Диңгез арты — таңнар атышына.
Кытай илен ындыр табагы итеп,
Кан көриләр утлы көрәкләр.
Көшел булып өелә, үлчәве юк —
Канлы гәүдә,
Янган сөякләр.
Уяу дустым!
Искәрт байларыңа:
Бу сөякләр бер көн үлчәнер,
Алгы еллар өчен җир шарына
Киертелер совет күчәре.
Ун ел буе үсеп, көчле Совет
Бүген каралырга үлчәнә.
Үлчәүчебез!
Таза авырлыкның
Таудай уңышын син дә күрсәнә!

Искәрт баеңа!
Совет авырлыгы
Алар ягын тиздән күтәрер,
Такыр юлда батыр җир шарына
Киертербез Совет күчәре.

1927

Комментариев нет:

Отправить комментарий